Агымдагы ел кышкы маршрут учетын үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертте. Аномаль җылы кыш һәм озак вакыт дәвамында тотрыклы кар катламы булмау эшне катлауландырды. Әмма шуңа да карамастан, хәзерге вакытта 1575 маршруттан 1000нән артык маршрут узган. Татарстанда Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда, күрсәткечләр 20% ка югары. Белгечләр билгеләп үткәнчә, маршрутлар узу өчен уртача салкын, явым-төшемсез һәм җилсез көннәр уңайлы булып санала.
Республика буенча аучылык байлыкларын исәпкә алуда 400дән артык кеше җәлеп ителгән. Бу комитет белгечләре, аучылык хуҗалыклары белгечләре һәм егерьлар, шулай ук квалификацияле профессиональ аучылар. Барлык белгечләр дә кыргый җәнлекләрнең һәм кошларның үз-үзләрен тотышы, аларның яшәү рәвеше буенча белемнәре, шулай ук кышкы маршрут хисабын уздыру күнекмәләре бар. Барлык кыр эшләре дә биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре контролендә алып барыла.
Узган ел поши, кыр кәҗәләре, көртлекләр саны арткан иде. Гомумән алганда, исәпкә алу нәтиҗәләре аучылык байлыкларының күпчелек төрләренең тотрыклы саны турында сөйли.
2020 елда республикада гомуми озынлыгы 16 мең километрдан артык булган 1575 учет маршруты билгеләнгән, бу экваторның яртысыннан аз гына кимрәген тәшкил итә. Бу ысул белән кышкы чорда актив яшәү рәвеше алып баручы 17 төр аучылык байлыкларының саны исәпкә алына. Бу-поши, кыр кәҗәсе, кабан, сусар, куян-русак, куян-беләк һәм башкалар.
Нәтиҗәләр агымдагы елның мартның беренче яртысында ясалачак.