Биоресурслар буенча Дәүләт комитетында бүреләрнең артуы турында мәгълүмат расланмады

2020 елның 7 феврале, җомга

Социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасы территориясендә бүреләр артуы турында мәгълүмат пәйда булды. Видео мессенджерларга да кагыла. Видеороликта тәкъдим ителгән мәгълүматлар комитет хезмәткәрләре тарафыннан берничә тапкыр тикшерелде, фактлар расланмады. Республикада бүреләрнең җирле популяциясе юк, күрше төбәкләрдән бүреләрнең республикабызга бик сирәк керү очраклары гына бар. Комитет тарафыннан аучылык биләмәләренә даими мониторинг алып барыла, аларның саны катгый контрольдә тотыла. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республикада хайваннарның кышкы маршрут учеты алып барыла - бүреләр эзләре табылмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International