Дәүләт комитеты хезмәткәрләре"Идел киңлекләре" тыюлыгы территориясендә 30 дан артык ятьмә тартып алды

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә браконьерларны контрольдә тоту  көчәйтелде. Чираттагы рейд кысаларында 2 км 700 метрдан артык озынлыкны тәшкил иткән ятьмәләр табылды. Ятьмәләргә эләгергә өлгергән бөтен балык сулыкка кире чыгарылды.

Билгеләнгән балыкчылык кагыйдәләре нигезендә, әлеге тыюлык территориясендә һәвәскәр балыкчылык рөхсәт ителүе турында исегезгә төшерәбез.

Тыюлык территориясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары даими рәвештә рейдлар үткәрәчәк.

 

Шулай ук, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 1 февраленнән 15 апреленә кадәр «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә балык тотуга тыю кертелүе турында искә төшерә. Әлеге территориядәге  чикләүләр сәнәгать балыкчылыгына да, һәвәскәр балыкчылыгына да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International