Узган елны юл-транспорт вакыйгасында сиксәннән артык кыргый хайван зыян күрде

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

 Узган елны Татарстанда кыргый хайваннар катнашында 82 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Сан ягыннан иң күбе республиканың Питрәч, Минзәлә, Яшел Үзән районнарында. Еш кына машина астына кабаннар, пошилар һәм кыр кәҗәләре эләккән. Нигездә, вакыйгалар  трассаларда, урман массивлары янында булган, ике очрак тимер юл линияләрендә теркәлгән.

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне  тизлек режимын сакларга һәм бик сак һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм юлга якты вакытта чыгарга өнди.

Тыюлыклар яки урманнар янында, хайваннар машина юлына чыгу ихтималы булган урында, «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесе куела. Бәрелеш булмасын өчен,  участокта тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International