Хөрмәтле аучылар, сезгә җайлы булсын өчен, безнең сайтта "Аучылар календаре" бүлеге яңартылды. Анда Татарстан Республикасы территориясендә гамәлдә булган 2020 елга ау чорының актуаль срогы белән танышырга мөмкин.
Комитет тарафыннан язгы ау чорына төзәтмәләр кертү буенча эш алып барылуына игътибар итегез. Гаризалар кабул итү һәм рөхсәт бирү вакыты башлану турында мәгълүмат Комитет сайтында урнаштырылачак. Сайттагы мәгълүматның яңаруын игътибар белән күзәтегез.