Ике пошины бәрдергән шофер эзләнә

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Хокук саклау органнары ике пошины бәрдергән шоферны эзли. Әгерҗе районында Вәрҗи-Пельга авылы янында билгесез кеше кыргый хайваннарны бәрдерә һәм вакыйга урыныннан кача. Бу хәл 10 февраль төнендә булган.

Әлеге урынга биоресурслар буенча Дәүләт комитеты, ЮХИДИ һәм ветеринария хезмәткәрләре оператив рәвештә килеп ирешә.  Машина ватыклары буенча фикер йөрткәндә, автомобиль җитди җәрәхәтләр алган.  Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды. Хәзер яшеренгән шоферны эзләү эше актив алып барыла.

Хайваннар дөньясына китерелгән зыян 160 000 сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитетында автомобильчеләрне тиз йөрешле режимны үтәргә һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр барлыкка килү ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне калдырмаска, һәм сәяхәткә  якты көндә чыгарга киңәш итәләр.

Тыюлыклар янында яки урман җирендә тизлекне ташларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International