Татарстанда Бөтендөнья су-сазлы җирләр көненә багышланган чаралар уза

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

«Ашыт», «Кичкетаң», «Зөя буйлары», «Чатыр-Тау», «Чиста болыннар», «Дала», «Спас» һәм «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыклары хезмәткәрләре, Татарстан мәгариф оешмаларында «Бөтендөнья су-сазлы җирләр көненә» багышланган экологик  чаралар актив үткәрелә.
Кайбер мәктәпләрдә эко-дәресләр узды, анда балаларны су-сазлык җирләренең табигый-географик үзенчәлекләре белән таныштырдылар, аларның планетаның экосистемадагы әһәмияте турында сөйләделәр. Уеннар һәм викториналар үткәрделәр, анда балалар белемнәрен тулыландырдылар һәм Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитетының истәлекле бүләкләрен алдылар. 
Мондый дәресләр традициягә әйләнде. Дәрес барышында балалар су-сазлык хайваннары һәм үсемлекләр турында белә, әңгәмәдә актив катнашалар, сорауларга җавап бирәләр, табышмаклар чишәләр, үз күзәтүләре белән уртаклашалар. 
Бөтендөнья су-сазлы җирләр көне җәмәгатьчелек һәм төрле илләр хөкүмәтләренең игътибарын планетабызның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен су-сазлык җирләренең кыйммәтенә юнәлтү максатыннан үткәрелә. Беренче тапкыр 1997 елда билгеләп үтелде. Бу көнне, 1971 елның 2 февралендә, Рамсар шәһәрендә (Иран), су-сазлык җирләре турында конвенция кабул ителә. Киләчәк буыннар өчен табигый мохитне саклау принципларына нигезләнеп эшләнгән әлеге Конвенция кешелек үсешенең тотрыклы үсеше Стратегиясен эшләгәндә фундамент булган документларның берсе булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International