Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың төрле сулыкларында мәктәп укучылары белән чокырчыклар бораулау буенча чаралар үткәрәләр. 13 февральдә Кама Тамагында урнашкан Мәктәп күлендә сулыкның фаунасын саклау буенча акция узды. Ел саен боз астында торган сулыкларда балык кыш чыгарлык күләмдә кислород җитмәү күзәтелә. Шуңа күрә, каты боз урнашканнан соң, Кама Тамагы татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары көче белән бозда 30дан артык чокырчык борауланган, ә һава үткәргеч сыйфатында камыш кулланылган. Акциядә Биологик ресурслар буенча МРО башлыгы Сафин Р. Х, икътисад буенча исполком җитәкчесенең урынбасары Хабибуллова М. Х., мәктәп директоры Зиннәтуллин Р. Р. катнашты.