Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов табигатьне һәм биоресурсларны саклау турында сөйләде

2020 елның 14 феврале, җомга

Татарстанның Лаеш районында «Балык  булсын!» дип исемләнгән чираттагы акция узды.

 Республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган Ташкирмән авылындагы «Мишә елгасы тамагы» региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендәге акциягә һәвәскәр балыкчылар, җәмәгатьчелек, балык промышленниклары һәм Казан шәһәре Идел Буе районының 19нчы гимназия укучылары кушылды. Бозга барлыгы илледән артык активист чыкты.

Икенче ел рәттән баш катнашучы булып, Лаешта яшәүче Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович танылды. Ветеран әлеге чараны кышкы чорда үткәрү кирәклеге турында, Советлар Союзында балык тоту тарихы турында сөйләде, шулай ук чокырчыклар һәм майналар бораулау эшен шәхсән үзе контрольдә тотты.

Рәис урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән ветеранга актив гражданлык позициясе һәм сулыкларда яшәүчеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International