Татарстанда законсыз ау өчен Әлки районының Кошки авылында яшәүчене тоткарладылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстанда, Әлки районының Кошки авылында яшәүче кеше законсыз аулаган. Республиканың Спас районында браконьерны Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Спас һәм Әлки районнары буенча районара җитәкчеләре ачыклады. Ул вакытка 1965 елда туган ир кеше кабанны тотып  өлгергән. Урынга законсыз аучыны тоткарлау өчен опергруппа чакырылды. Мылтык  тартып алынды,  закон бозучыга биоресурсларга китерелгән зыянны түләргә туры киләчәк.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт  исегезгә төшерә: төрләрне килештермичә аулау, кайбер төрләрнең тулысынча яисә өлешчә юкка чыгуына һәм әйләнә-тирә мохитне яклау һәм саклау турындагы законнарның гамәлдәге пунктларын бозуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International