“БАЛЫК - БУЛСЫН!” акциясе дәвам итә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстанда Биоресурслар буенча дәүләт комитетының кыш көне балыкның кислород җитмәүдән үлүен булдырмый калуга юнәлдерелгән акциясе көчәя бара. Бу юлы аңа «КРУГ» ҖЧҖ балык сәнәгате җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре кушылды.

 Балык Бистәсе районында Кама елгасында чокырчыклар тишү һәм аларга камыш салып калдыру эшләре башкарылды. Әлеге акция кысаларында 300дән артык тишек тишелде, 10 кеше җәлеп ителде.

Агымдагы елда республиканың 17 муниципаль районында 60ка якын сулыкны колачлап алу планлаштырыла. Чаралар боз эри башлаганчыга кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International