Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге хезмәткәре Гөлинә Билалова Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын аеруча саклаулы табигать территорияләре белән таныштырды. Чараның максаты-укучыларда табигать саклау эшчәнлегенең әһәмиятлелеген һәм табигый эталоннар буларак махсус территорияләрне саклауның әһәмиятен аңлау, экологик культура һәм экологик җаваплы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Комитет хезмәткәре милли паркларның һәм тыюлыкларның аермалары, аеруча саклаулы табигать территорияләре категорияләре, комитет эшчәнлеге турында сөйләде. Ачыклык өчен укучыларга слайдлар һәм фильм күрсәтелде.
Дәрес ахырында балаларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды