Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция белән берлектә хокук бозуларны кылган затларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. «Шәле – Саескан Тавы» автоюлының 30 километрында (Лаеш районының Янтык аучылык хуҗалыгы) браконьерлар ана пошины һәм аның ике баласын атып үтергән. Кыргый хайваннарның гәүдәләрен Дәүләт комитеты белгечләре тапты. Бу хәл автоюлдан 50 метр ераклыкта булуын исәпкә алып, трассадан ерак түгел һәм тәүлекнең төнге вакытында атканнар дигән версия дә бар.
Китерелгән зыянның якынча суммасы 880 мең сум тәшкил итә.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булган, шулай ук әлеге гамәл кылуга катнашы булган затларны белә торган яки алар турында мәгълүматы булган барлык кешене дә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына 8(843)211-66-94 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.