Казанда 14 нче махсуслаштырылган " Балыкчы. Аучы" күргәзмәсе уза. Экспозицияләр белән Казан ярминкәсенең күргәзмә үзәге территориясендә танышырга мөмкин. Балык тоту, аулау һәм актив ял итү өчен товарлар тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 1 мартка кадәр дәвам итәчәк.