Идел буе федераль округы субъектлары арасында Татарстан кыргый тояклы хайваннарны үрчетүчеләр саны буенча алда бара. «Бу күрсәткеч буенча без икенче урында торган Мордовия Республикасын 2 тапкыр диярлек уздык". Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә Рәис Федор Батков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, безнең республика биләмәләрендә 300 баштан артык марал һәм гүзәл болан бар. 2020 елда тагын 30 баш тимгелле боланны табигатькә чыгару планлаштырыла.
Котыру авыруын профилактикалау буенча даими эш алып барыла, алар төлкеләрне 7000 баш санында стабильләштерергә мөмкинлек бирде. 2015 елдан 2019 елга кадәрге чорда, төлкеләрне котыру авыруына каршы вакцинацияләү чаралары белән беррәттән, кыргый хайваннардагы котыру авыруы очраклары 10 тапкырга кимеде.