Татарстанда булдырылган аеруча саклана торган табигый территорияләрнең мәйданы алдагы 17 еллык чорның күрсәткеченнән 389 % ка артып киткән

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

 Бүгенге көндә республикада 186 аеруча саклана торган табигый территория бар, аларның мәйданы субъектның 6,3% ын тәшкил итә.  Биоресурслар комитетына вәкаләтләр күчкәннән соң, махсус сакланыла торган табигый территорияләрнең мәйданы 57,157 мең га тәшкил итте, бу алдагы 17 еллык чорның күрсәткеченнән 389% ка артык. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.

Соңгы елда 5 яңа аеруча саклана торган табигый территория булдыру буенча эш башкарылды, шуларның иң әһәмиятлесе- уникаль проект «Идел киңлекләре». Тагын 5 яңа аеруча саклана торган табигый территорияне булдыру проектлары ахыргы стадиясенә якынлаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International