Кабан һәм кыйммәтле мехлы хайваннарга(бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, табуга рөхсәт алган барлык аучыларга да 20 көн эчендә табылган аучылык ресурслары турында мәгълүматны тапшырырга - тиешле формаларны тутырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетына шалтырата аласыз :8 (843) 2117078