Производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында» гы 2014 елның 9 гыйнварындагы 4нче боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге  төзелә. Белемнәрне тикшерү 2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм бирү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

Документларны кабул итү вакытының соңгы көне - 2020 елның 5 марты.

Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яисә 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча салынган документларның исемлеге белән почта аша җибәрелергә мөмкин.

Мәгълүматның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә карап барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International