Татарстанга Кызыл китапка кертелгән кошлар килде. Беренче аккошлар күренде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Спас районында, "Спас" табигать тыюлыгы территориясендә, Щербет авылыннан ерак түгел, Идел елгасы ермагында, шулай ук Түбән Кама районында Кама елгасында  кышлап кайткан беренче аккошлар күренә. Бу-Кызыл китапка кертелгән кошлар. Бу гүзәл кошларны Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район хезмәткәрләре күреп алды.  Каурыйлыларның иртә кайтуы аномаль җылы һава торышы белән бәйле, дип хәбәр итәләр белгечләр.

Борчылырлык сәбәп юк, сулык боздан шактый арынган  һәм туклану өчен кирәкле азык бар, дип өстәделәр Дәүләт комитетында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International