15 мартта Казанда, Танк училищесы полигоны территориясендә аучылык биатлоны буенча ярышлар узачак. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8дә башланачак, сәгать10 да ярышларны ачу тантанасы булачак. Ярышларга 18 яшьтән өлкәнрәкләр кертелә, команда 3 кешедән торырга тиеш. Үзең белән бердәм федераль үрнәктәге гамәлдәге аучылык билеты, аны саклау һәм йөртү хокукы белән, шәхси аучылык коралы (12 калибр), аучылык чаңгысы булырга тиеш.
Катнашучыларның фамилиясе, инициаллары һәм команданың исеме күрсәтелгән катнашу өчен заявканы 13 мартка кадәр vookazan@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Чара аучылык биатлонын гамәли спорт төре буларак популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне һәвәскәрләр ауына җәлеп итү, иң көчле аучыларны ачыклау максаты белән үткәрелә.
Оештыручылар-Казан гарнизонының хәрби-аучылык җәмгыяте, Казан танк училищесының командованиесе.