Дәүләт комитеты белгечләре Түбән Новгородта төбәкара конференциядә катнашты

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Новгородта «Эчке су объектларында балык хуҗалыгы комплексын җайга салу мәсьәләләре» дигән регионара гамәли конференция узды.

Конференциядә Бөтенроссия балык хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр һәм экспортерлар ассоциациясе президенты Герман Зверев, Росрыболовствоның Мәскәү-Окск, Урта Идел һәм Идел-Каспий территориаль идарәләре җитәкчеләре, Россия  Федерациясендәге  11 субъектның башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары, «ВНИРО» ФДБУ, «Главрыбвод» ФДБУ, Росрыбхоз, шулай ук балык тоту предприятиеләре, балыкчылык өлкәсендә иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

Татарстанда су ресурсларын саклау турында су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова сөйләде. Аның әйтүенчә, республика территориясендә сәнәгый запаслар 40 мең тоннадан артык. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда биологик төрлелекне саклау өчен, Республика Советы нәтиҗәле эшли. Аның төп бурычлары-законсыз балык тоту фактларын булдырмау, законсыз браконьерлык станнарын ачыклау һәм бетерү, яңа тотылган балыкны законсыз сатып алучыларга, законсыз сатуга каршы көрәш, сулыклардан браконьерлык коралларын чыгару. Мөстәкыймова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы товар балык продукциясен җитештерүне арттыру өлкәсендә зур потенциалга ия. Бу Россиянең төрле төбәкләрендә җирле елга балыгына сорау зур булуы белән исбатлана.

Конференциядә шулай ук төче су кәсепләрен хокукый җайга салу мәсьәләләре, эчке сулыкларда халыкара балыкчылык принциплары, һәвәскәрләр һәм спорт балыкчылыгын оештыру һәм башка сораулар күтәрелде.

 ТР Дәүләт комитетының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International