Белгечләр "Идел киңлекләре"дәүләт табигать тыюлыгы территориясенә мониторинг үткәрделәр.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре, "ВНИРО" ФДБФУның лаборатория үзәге белгечләре белән берлектә, "Идел киңлекләре"тыюлыгына барып кайттылар. 540 м озынлыктагы 6 законсыз тоту коралы (ятьмә) табылды һәм тартып алынды. Су сыйфатын мониторинглау максаты белән, белгечләр Яшел Үзән районы территориясендә, инструментлар ярдәмендә су пробаларын сайлап алдылар.
Республика территориясендәге су объектларында профилактик һәм контроль-күзәтчелек характерындагы чаралар дәвам итәчәк.