Татарстан-федераль округның иң күп сулы регионнарының берсе, республика территориясендә 36 меңнән артык су объекты урнашкан. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының төп бурычларының берсе – табигый байлыкларга рациональ һәм җаваплы мөнәсәбәт. Су биоресурсларыннан дөрес файдалану, аларны саклау һәм арттыру, балыкчылыкны алга таба үстерү мөһим дәүләт бурычы булып тора.
14 мартта күп кенә илләрдә Халыкара елгалар көне (International Day for Rivers) билгеләп үтелә. Көннең девизы -«Елгалар, су һәм тормыш өчен!».