Яшел Үзәнгә һәм Әгерҗегә аккошлар очып килде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстанның «Зөя» һәм «Кичкетаң» табигать тыюлыклары территорияләрендә кышлаудан кайткан аккошлар күренде. Кошлар Кызыл китапка кертелгән. Март башында канатлы дуслар Спас районында, «Спас» табигать тыюлыгы территориясендә, Идел елгасы ермагында күренде. Каурыйлыларның иртә кайтуы аномаль җылы һава торышы белән бәйле. Аккошлар сайлап алган сулыклар боздан шактый бушаган һәм кошлар  үзләренә азыкны җиңел таба алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International