Татарстанда үтерелгән кабанның эзләре браконьерның өенә китергән

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

25 мартта Кама Тамагында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре һәм «Тәмте аучылык клубы»аучылык хуҗалыгы егере биологик ресурсларны законсыз тоту фактын ачыкладылар. Территорияләрне карап йөргәндә, урман кырыенда, Әҗем – Көрәле авылыннан ерак түгел машина эзләре табылды. Инспекторлар автомобиль хәрәкәте юнәлеше буенча барып, уйлаганча, аучыларның, хайванның башын һәм эчәкләрен калдырып түшкәсен тунаган  урынны ачыкладылар.

Аннан соң автомобиль эзләре Азим-Курлебаш авылының кырый йорты ягына алып барды. Урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырылды. Тикшерү барышында кан эзләре табылды. Суыткычта оперативниклар яшерелгән кабан итен дә таптылар. Гаеплеләр кылган эшләрен  таныды. Полиция хезмәткәрләре кабан итен һәм 12 калибрлы ТОЗ 34ЕР мылтыгын алып киттеләр.

Законсыз ау өчен җәза Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 258 маддәсендә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International