«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында Бөтендөнья күчмә кошлар көнен онлайн дәрес уздырып белән билгеләп үттеләр. Белгечләр Instagram да үзенең рәсми аккаунтында турыдан-туры эфир уздырдылар. Бәйрәм оештыруның тарихын һәм максатын, Россиядә яшәүче күчмә кошлар турында сөйләделәр. Балаларның белемнәрен викторина ярдәмендә ныгыттылар. Эфир ахырында «Минем яраткан күчмә кошым» дигән балалар рәсемнәре конкурсын игълан иттеләр. Балалар үз эшләрен социаль челтәрләрдә урнаштыра алачак.