Алексеевскийда Чистайдан килгән браконьерны тотканнар

2020 елның 15 мае, җомга

Алексеевск районында, уылдык чәчү чорына куелган чикләүләр вакытында,  инспекторлар браконьерлык очрагын ачыклады. Шенталка елгасында, Речное авылыннан 4 километр ераклыкта, Чистайда яшәүче бер ир-ат өч балык тоту ятьмәсе һәм өч кыслатоткыч  куйган. Моторлы көймәдән файдаланып, ул законсыз рәвештә төрле төрдәге 45 балык һәм 202 кысла тоткан.
Браконьерга карата РФ Җинаять кодексының 256 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителде. Моторлы көймә тартып алынды.
Шенталка елгасында, «Уылдык чәчү»  операциясе кысаларында, рейд чаралары полиция инспекторы, Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе һәм ТР ДК ДБУ  «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»  белгече тарафыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International