Татарстанда, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән әзерләнгән «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында, ҖЧҖ «Нептун» балык тоту предприятиесе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында — Ямалы , Искеидель , Сотля һәм башка күлләрдә ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштырдылар.
Чараны Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, тыюлык белгечләре, ихтиологлар һәм балыкчылар үткәрде. Уылдык чәчү урыннарының гомуми озынлыгы 4 км тәшкил итте.
Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру сулыкта балык запасларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, өстәвенә, ясалма уылдык чәчү урыннары ярдәмендә "коткарылган" маймычлар исән калып, соңыннан үзләре нәсел бирәчәк. Балык төрле куакларга һәм яр буендагы төпләргә уылдык чәчүне өстен күрә, дип аңлата белгечләр, һәм су дәрәҗәсе кимегәндә, уылдык тамырларга ябышып калып, корый һәм үлә. Ясалма уылдык чәчү урыннары һәрвакыт суда кала торган итеп ясалган. Алар, су режимы үзгәрә торган вакытта, балык уылдыгын саклап калу өчен ясалган.