Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, су ресурсларына зыян китерүгә юл куймау максаты белән, республиканың су объектларында даими рейд чаралары үткәрелә.
Чираттагы тикшерү чаралары Идел елгасы акваториясендә узды. Спас районы территориясендә, Коминтерн авылыннан 3 км ераклыкта, Әлки районында яшәүче бер ир-ат, 70 м озынлыктагы лескадан ясалган ятьмә кулланып, законсыз рәвештә балык тоткан. Инспекторларның оператив эше нәтиҗәсендә, биоресурсларга зыян китерүне булдырмый калдылар.
Булган хәлне тикшерү өчен, материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды