2000 елның 20 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы, 22 май-биологик төрлелек турында Конвенция кабул ителгән көн, Халыкара биологик төрлелек көне (55/201 резолюциясе) дип игълан итте.
Быелгы Көннең темасы- 2020 елдан соң , биотөрлелек өлкәсендә Кысалы программа турында фикер алышу нәтиҗәләре турында киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү кампаниясенең бер өлеше
COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә, Халыкара биологик төрлелек көне үз тарихында беренче тапкыр онлайн-кампания рәвешендә узачак.
Дөнья җәмәгатьчелеге кыргый табигать белән мөнәсәбәткә яңа караш формалаштырырга мәҗбүр булган вакытта, бер әйбер һичшиксез булып кала: безнең барлык технологик өстенлегебезгә карамастан, без дә тере биосистеманың бер өлеше.
Безнең сәламәтлек, су һәм азык-төлек, медицина, кием-салым, йорт, ягулык һәм энергия белән тәэмин ителү, тулысынча әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлегенә һәм тотрыклылыгына бәйле. “Табигать - безнең карарлар чыганагы” шигаре, табигать белән гармониядә яхшы киләчәк төзү өчен, безнең ышанычның, бердәмлекнең һәм барлык дәрәҗәләрдә уртак тырышлыкның мөһимлеген белдерә.