Татарстан "Бөтенроссия ятьмәдән баш тарту көне" экологик акциясенә кушылды

2020 елның 23 мае, шимбә

Бөтен Россия буенча "Бөтенроссия ятьмәдән баш тарту көне" масштаблы экологик акциясе бара, анда балык саклау өлкәсе хезмәткәрләре, һәвәскәр балыкчылар һәм иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнаша. Чара сулыклардан ташлап калдырылган, хуҗасыз, законсыз урнаштырылган тоту коралларын тартып алуга юнәлтелгән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары көн саен ятьмәләрдән файдаланып, законсыз балык тоту фактларын ачыклау буенча чаралар уздыра. Су биоресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау буенча чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International