Татарстанда «Идел киңлекләре»тыюлыгы территориясендә бакча корылмаларын теркәүгә әзерлек эшләре дәвам итә. Яшел Үзән районының Октябрьский авыл җирлегендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, район администрациясе вәкилләре һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре вәкилләре катнашында җыелыш узды.
Яшел Үзән районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре тарафыннан бакча төзелеше хуҗаларына һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре рәисләренә участокларны теркәү процедуралары җиткерелде. Гражданнарның сорауларына тыюлык администрациясе аңлатмалар бирде. Шулай ук бакчачылык корылмалары урнашкан ширкәтләр һәм утраулар территорияләреннән каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре дә кузгатылды.
Исегезгә төшерәбез, корылмаларны законлаштыру мөмкинлеге «Идел киңлекләренә» региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказнигы статусын биргәннән соң барлыкка килде. Республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков элегрәк хәбәр иткәнчә, корылмалары булган «Идел киңлекләре» ндә яшәүчеләргә үз хокукларын законлаштыру һәм төзелмәләрне кадастр исәбенә кую мөмкинлеге бирелә. Әмма алга таба торак пунктлардан һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләреннән читтә төзелеш эшләрен киңәйтү мөмкин түгел. «Бакчачылар бик күп коммуналь чүп калдыра, әмма аны утильләштерү юк. Моның белән бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителергә тиеш», - дип ассызыклады Батков.
Региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» дәүләт табигать заказнигы Казан, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары территориясендә урнашкан. Аның мәйданы 29 мең гектар тәшкил итә.