Табигатьне саклау-һәрберебезнең бурычы. Олы Сөлчә елгасы ярында территорияне җыештыру буенча өмә узды. Чирмешән районында аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Лашман һәм Әмир авылларында яшәүчеләр оештырды.
Билгеле булганча, су саклау зоналары – шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урыны. Әмма табигатьтә ял итү һәрвакытта да әйләнә-тирә мохит өчен эзсез тәмамланмый. Ял итүчеләрнең экологик яктан үз-үзләрен тота белмәүләре чүплекләр җыелуга китерә, ярлар чүп-чар белән тула, нәтиҗәдә,шул чүп-чар су объектларына эләгә.
Өмә барышында активистлар 5 километр озынлыктагы территорияне җыештырдылар.
Җыелган чүп-чарның күп өлеше-көнкүреш калдыклары: пластик һәм пыяла шешәләр, пакетлар, консерва банклары һ. б.
Өмәне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган-Олы Сөлчә елгасы региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле булып тора һәм хуҗалык әһәмиятенә ия.
Исегезгә төшерәбез, әйләнә-тирә табигатьнең чисталыгы - ул иң беренче чиратта һәр гражданинның җаваплылыгы.