Аучылык ресурсларының авырулары барлыкка килүне һәм таралуны, гражданнарның сәламәтлегенә, хайваннар дөньясы объектларына һәм алларның яшәү тирәлекләренә зыян килүне булдырмау максаты белән, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау өлкәсендә эшләүчеләр белән берлектә, ел дәверендә кыргый ерткыч хайваннарның, шул исәптән төлкеләр, дала төлкесе, бүреләр санын тәртипкә салу буенча чаралар үткәрә.
Бу чаралар кысаларында 2020 елның беренче яртыеллыгында 1654 төлке һәм 3 бүре тотылды.
Моннан тыш, Комитет район дәүләт ветеринария берләшмәләре белән берлектә, ел саен, югарыда күрсәтелгән хайваннар өчен, котыру авыруына каршы ашый торган вакциналар тарату буенча профилактик чаралар үткәрә. 2020 елның язгы чорында Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында «Рабистав»вакцинасының 900 мең дозасы таратылды.
Мондый комплекслы чаралар төлкеләр санын һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруы очракларын киметүгә китерде.
Шулай итеп, соңгы 5 елда төлкеләр саны 19,2% ка, 8 479 дан 6 855 кә кадәр кимегән, ә кыргый хайваннарның котыру белән авыру очраклары 10 тапкырга, 145 очрактан 15кә кадәр кимегән.
Мондый чаралар дәвам итәчәк.