Арча районында яшәүче ир кеше өч елга каракошы баласын тапкан. Ярдәм сорап ул Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә һәм орнитологларга мөрәҗәгать иткән. Каурыйлыларны булган ояларга утырту турында карар кабул ителде. Хәзер белгечләр яраклы «йорт» эзли. Якын арада кошлар табигый мохиткә кире кайтарылачак.
Исегезгә төшерәбез, елга каракошы - Кызыл китапка кертелгән кош, ул Татарстанда аерым саклана.