Элегрәк ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстанның Арча районы яшәүчесе өч каракош баласын табуы турында хәбәр иткән иде. Яңа мәгълүматлар буенча, каракош балаларын Лаеш, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарында булган ояларга утыртканнар.
Орнитологлар хәбәр иткәнчә, каракошларга “приют”ны ике кош баласы булган ояларда тапканнар. Кошчыкларны «утырту» вакытында ана кошлар ауда булган һәм бу процессны сизми дә калган.
Хәзер бу оялар орнитологларның даими контролендә булачак.