Бүген Ау турында декретның 100 еллыгы билгеләп үтелә

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 ел - Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы елы.
Нәкъ менә ТАССР оешу елы, 20 июльдә В. И. Ленин тарафыннан имза куелган «Ау турында декрет» дигән беренче закон чыгаручы документны раслау (чыгу) белән туры килә. Ул документ  җәмгыятьтә аучының дәрәҗәсен үзгәртте һәм тармакның социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән дәүләт бурычларын хәл итү өчен, хуҗалык итүнең яңа формаларын барлыкка китерде.
Декрет сугыш барганда кабул ителә һәм ул Халык Комиссарлары Советы рәисе Ульянов-Ленин һәм СНК эшләре идарәчесе Бонч-Бруевич имзалары куелган, машина язуы белән  бер бит тексттан тора.
Бу норматив акт белән Россия табигать саклау законнарында беренче тапкыр табигать саклау өлкәсендә, аерым алганда, фаунистик мөнәсәбәтләрдә куллану һәм күзәтчелек функцияләрен берләштерү беркетелде. Декрет табигатьтән файдалануны хокукый җайга салу өлкәсендә шактый озак вакытка төп документ булып килде һәм табигатьтән файдалану һәм табигать саклау процессы белән идарә итүдә, идарәнең һәм контрольнең барлык функцияләрен бер ведомствода туплап, тулы идарә итүне урнаштырды.
Узган йөз ел эчендә республика бик зур адым ясады.
Безнең көннәрдә, 100 ел элек кебек үк, безнең төп максат-табигый байлыкларга рациональ һәм җаваплы якын килү, табигый сфераның аерылгысыз элементлары буларак, биологик ресурслардан дөрес файдалану, аларны саклау һәм арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International