Татарстанда кыргый хайваннар өчен азык әзерләү башланды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстанда тыюлыклар территориясендә һәм һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен азык әзерләү бара. Бу хайваннарны салкын сезонда һәм тирән карда ашатырга мөмкинлек бирәчәк. Кыргый хайваннарны кыш көне тукландыру өчен җыелган  печән, яфраклы агач ботакларыннан ясалган себеркеләр, төрле авыруларга каршы торырга һәм контрольсез миграцияне туктатырга булыша, бу хайваннарга саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International