«Идел киңлекләре» яңа табигать тыюлыгы территориясендә уртак рейд узды. Тыюлык белгечләре, полиция һәм ГИМС хезмәткәрләре автомобильләрнең яр буена керүен тикшерде. Хокук бозучылар белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.39 ст. «Аеруча саклана торган табигать территорияләрендә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» буенча беркетмәләр төзелде.