Татарстан аеруча саклаулы табигать территорияләрендә экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнаша

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты конкурста катнашу өчен 4 территория тәкъдим итте: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы.
Татарстанга тавыш бирү өчен, priroda.life сайтына «География» бүлегенә керергә, сайтта теркәлергә (почта яки социаль челтәр аша), картада Татарстанны сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.
Җиңү очрагында күрсәтелгән территорияләрне төзекләндерүгә федераль акчалар бүлеп биреләчәк, бу Татарстанның уникаль урыннарында матур ял итү өчен шартлар тудырырга, гаилә һәм дуслар белән республика буенча сәяхәткә чыгар өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк. 23 нче июльгә кадәр тавыш бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International