2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, 2020-2021 елгы ау чорында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбә салу булачак (алга таба - җирәбә салу).
Җирәбә салуда аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.
Җирәбә салуда катнашу өчен, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсен кушып, түбәндәге адреслар буенча, билгеләнгән үрнәктә гариза бирергә кирәк:
- гаризаны шәхсән яки почта аша бирү өчен-420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт;
- электрон почта аша гариза бирү өчен; ohota2020@list.ru к
Гаризалар бирү вакыты-2020 елның 23 июленнән 6 августның сәгать 16.00 кадәр.
Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (серия, номер һәм бирү датасы);
2) ауларга планлаштырылган муниципаль район исеме;
3) аучылык ресурсларының төре;
4) гариза бирү датасы;
5) мөрәҗәгать итүченең имзасы һәм имзаны чишү.
Гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр:
1. Гариза бирү шартларын үтәмәү.
2. Бирелгән документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу.
3. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан бер үк төр аучылык байлыгын табуга бердән артык гариза бирү.
4. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан, аучылык ресурсларының бер төренә бер муниципаль районнан артык күрсәтелгән гариза бирү.
5. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсе булмау.
Җирәбә салу түбәндәге аучылык ресурсларына карата үткәреләчәк:
|
Кабан: |
Әгерҗе районы – 9 баш (олы хайван 3, бер яшькә кадәр 6) Алексеевск районы – 3 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 2) Әлки районы – 6 баш (олы хайван 2, бер яшькә кадәр 4) Баулы районы – 3 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 2) Лениногорск районы – 4 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 3) Мамадыш районы – 4 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 3) Норлат районы – 7 баш (олы хайван 2, бер яшькә кадәр 5) Балык Бистәсе районы -8 баш (олы хайван 3,бер яшькә кадәр 5) Спас районы –5 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 4) Чистай районы – 2 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 1)
|
|
Поши: |
Әгерҗе районы – 2 баш (олы хайван) Азнакай районы – 2 баш (олы хайван) Алексеевск районы –1 баш (олы хайван) Әлки районы –2 баш (олы хайван) Баулы районы –2 баш (олы хайван) Лениногорск районы –4 баш (олы хайван) Мамадыш районы –2 баш (олы хайван) Менделеевск районы –2 баш (олы хайван) Мөслим районы –1 баш (олы хайван) Түбән Кама районы –2 баш (олы хайван) Норлат районы – 5 баш (олы хайван) Балык Бистәсе районы –4 баш (олы хайван) Спас районы – 1 баш (олы хайван) Ютазы районы – 2 баш (олы хайван)
|
|
Кыр кәҗәсе: |
Азнакай районы –1 баш (олы хайван) Әлки районы –2 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 1) Баулы районы –4 баш (олы хайван 2, бер яшькә кадәр 2) Ленигорск районы –2 баш (олы хайван 1, бер яшькә кадәр 1) Норлат районы –4 баш (олы хайван 3, бер яшькә кадәр 1)
|
Җирәбә салу буенча барлык документлар белән, шул исәптән гариза формасы һәм форманы тутыру үрнәге белән «Документлар» > «Җирәбә салу -2020» өстәмә битендә танышырга мөмкин яки сылтама буенча күчегез https://ojm.tatarstan.ru/zherebyovka-2020.htm