Бүген, Куйбышев сусаклагычына карый торган Иделнең тирән өлешендә, кечкенә чөгә балыклары чыгарылды

2020 елның 24 июле, җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында 4887 данә чөгә балыгын табигый яшәү тирәлегенә чыгару чарасында катнашты. Бу вакыйга биологик су ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә ясалма җитештерү буенча барлык милек рәвешләрендәге оешмалар тарафыннан китерелгән зыянны бетерү кысаларында үткәрелә.
Чөгә балыклары «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ тарафыннан бирелгән. Бу оешма бүгенге көндә елга 1 миллион чамасы чөгә балыгы маймычы җитештерә һәм сулыкларны балык белән тулыландыру буенча хезмәтләрнең тулы спектрын тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International