Табигать турында белем бирү дәресе

2020 елның 28 июле, сишәмбе

«Чатыр-Тау» дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 16 нчы «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрделәр. Чараның төп максаты- әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү һәм яшь буында экологик белемнәрне күтәрү. Заказник хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә сирәк үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар турында сөйләделәр, аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклау режимы, шулай ук флора һәм фауна төрлелеген саклау чаралары белән таныштырдылар.
Балалар әңгәмәгә актив кереп киттеләр, табышмакларга җавап бирделәр, уен-викторинада катнаштылар. Иң актив балалар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International