Бурсыкны аулау

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 5 августыннан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында бурсыкны табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, аулау районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы КФҮ филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә КФҮ Call-үзәге операторлары ярдәмендә (843) 222-06-20 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);
-  хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция.(оригинал);
Рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасы -650 сум.
Бурсык өчен түләү ставкасы-60 сум (1 баш өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International