Табигатькә мәхәббәт һәм хайваннар турында кайгырту белән. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре урман яшәүчеләре өчен агач яфраклары әзерләде

10 август 2020 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хайваннар өчен агач яфраклары әзерләде. Чара Яшел Үзән районында урнашкан «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ питомнигы нигезендә узды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән питомник нигезендә 4 төп юнәлеш буенча: Алтай маралы, Себер кыр кәҗәсе , аучылык фазаны, йорт куяны буенча республика күләмендә кыргый хайваннарны  үрчетү системасын төзү эшләнде һәм тормышка ашырыла. Аучылык байлыкларын тоту шартларын яхшырту өчен, «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУны бөртекле культуралар белән тәэмин итү перспективасы белән бәйле булган иң мөһим бурычларның берсе - ярдәмче хуҗалыкның үз-үзен азык базасы белән тәэмин итү.
Аучылык хуҗалыгының тояклылар, шулай ук башка хайваннар өчен дә азык базасы ярым ирекле шартларда терлек асрауда беренчел роль уйный, чөнки урманда җәйге азык запасы кыш белән чагыштырганда уннарча тапкыр күбрәк. Өстәвенә, кар күп булган вакытта кышкы азыкны алып булмый, бу дефицитның тискәре нәтиҗәләрен тагын да арттыра.
Агач яфраклары-төп рационга менә дигән өстәмә һәм хайваннарның яраткан кышкы ризыгы.
Ул яхшы гына туклыклы үзлекләргә ия (яфрак азыгы печән һәм салам арасында урнашкан дип санала), мөһим микроэлементларга, витаминнарга һәм клетчаткага бай һәм хайваннарны салкын сезонда һәм тирән карда ашатырга мөмкинлек бирә. 
Кыргый хайваннарны кыш көне тукландыру өчен яфраклы агач токымнарыннан ясалган себеркеләр, печән төрле авыруларга каршы торырга һәм контрольсез миграцияне булдырмаска, хайваннарга саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерергә мөмкинлек бирә.
Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгы шигаре астында үткәрелде. Безнең көннәрдә, 100 ел элек кебек үк, Дәүләт комитетының төп максаты- табигый сфераның аерылгысыз элементлары буларак табигый байлыкларга рациональ һәм җаваплы караш, биологик ресурсларны дөрес куллану, саклау һәм арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International