Хөрмәтле аучылар!

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 11 нче августыннан  ПУ-473 номерлы Указы белән, Ау параметрларына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр  , аларның  саны территориаль аучылыкны оештыру белән билгеләнгән оптималь күрсәткечләргә ирешмәгән аучылык җир-суларында,  суер, көртлек, соры кыр тавыгы һәм соры куянны аулауны тыю белән бәйле.
Шулай ук Указ белән 1 гыйнвардан 28 (29) февральгә кадәр кабанга , җир дәрәҗәсеннән кимендә ике метр биеклектә урнашкан стационар каланчадан тыш, барлык ысуллар белән һәвәскәр һәм спорт аулавын тыю кертелде. Бу хайваннарның үрчү чорында ауның актив алымнарын тыю кирәклеге, шулай ук кышкы маршрут буенча исәпкә алуны үткәргәндә, аларның саны турында объектив белешмәләр алу максаты белән, хайваннарның тәүлеклек йөрешен арттырмау белән бәйле.
Указның тулы тексты белән, сез сылтама буенча узып  таныша аласыз https://ojm.tatarstan.ru/documents.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International