2020 елның 5 сентябрендә су йөзүче, сазлык-болын, кыр, дала киекләренә һәм тәлләтәвечкә ау чоры ачыла.
2020 елның 25 августыннан башлап, КФҮнең барлык филиаллары, үзләренең эш графигы буенча, һәркем керә ала торган аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табу хокукына рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итә башлый.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин (КФҮкә медицина битлекләре киеп керү мәҗбүри).
Рөхсәтнамә бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум) (игътибар: банк картасы булса, түләүне КФҮ филиалында гариза биргәндә башкарырга мөмкин).
Рөхсәтне шәхесне раслаучы документ һәм гади язма формада ышаныч кәгазе нигезендә гариза бирүченең вәкиле алырга мөмкин.