"Татарстанның тыюлыклар дөньясы" рубрикасы: Чөгә балыгы

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Кызыл китапка кертелгән төче суда яшәүче кыйммәтле балык, елга үзәнендә даими яши. Урта Иделдә һәм Түбән Камада, шулай ук республика чикләрендәге сусаклагычларда чагыштырмача күп  санлы һәм билгеле бер чикләүләр белән кәсеп тарафыннан файдаланыла.

Куйбышев сусаклагычының Идел, Идел-Кама һәм Кама тирәнлекләрендә аеруча күп. Агым буенча түбәнрәк урнашкан тирән урыннарында да очрый, анда үсә, ләкин үрчеми. Түбән Кама сусаклагычында , бигрәк тә югарырак урнашкан тирән урыннарда һәм аңа коючы елга тамагы участокларында киң таралган.

Иделдә уылдык чәчү май аенда башлана. Уылдыгы 7000 алып 137600 кадәр була. Һәр балык бер яки ике елдан соң уылдык чәчә. Инкубация чоры 5-7 көн тирәсе. Уылдыклардан чыккан личинкалар уылдык чәчү урыннарыннан ерак китми. Яшь балыклар, шулай ук, һәрвакыт елга үзәнендә, гадәттә, өлкәннәр белән чагыштырганда, вак урыннарда тора. Азыкны, нигездә, су төбенә киткән төпләрдә һәм бүрәнәләрдә утыручы бөҗәкләрнең су личинкалары тәшкил итә. Кышын тукланмый диярлек һәм чокырларга күмелеп ята. Чөгә балыгының популяциясе бөтен җирдә кими.

Суның ләм белән каплануы һәм гомуми пычрануы, шулай ук сусаклагычларның экосистемаларын тотрыксызландыру белән бәйле рәвештә табигый уылдык чәчү урыннарының санын киметә.

Чөгә балыгының тотрыклы популяциясен булдыру, аның генетик фондын саклап калу һәм чөгә балыгын үрчетү өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында, Татарстан Республикасы территориясендә саклау чаралары комплексын үткәрү юлы белән, «Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны» дигән региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы оештырылды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 29 декабрендәге 1104 номерлы карары).

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасы» өстәмә битендә башка кызыклы фактлар белән дә таныша аласыз. Сылтама: https://ojm.tatarstan.ru/rubrika-zapovedniy-mir-tatarstana-4736669.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International