«Кыргый ферма» экопаркы республиканың иң популяр туристлык урыннарының берсе – биредә ике йөзгә якын тимгелле болан һәм марал яши.
«Кыргый ферма» дүрт ел элек Балык Бистәсеннән 70 километр ераклыкта ташландык Степановка авылы территориясендә барлыкка килде. Инвесторлар бирегә Таулы Алтайдан 17 тимгелле болан һәм 24 марал алып кайтты. Хайваннарны иркен вольерларга урнаштырып, аларга табигый яшәү шартлары ясадылар. Өч елдан соң «Кыргый ферма»да инде йөз баш терлек булды, һәм хайваннарны кечкенә партияләр белән Шомбыт тыюлыгы территориясенә чыгара башладылар. 20 хайванны иреккә чыгардылар.
Киләчәктә «Кыргый ферма» территориясендә тулы бер туристик кластер үсәчәк дип планлаштырыла: биредә балык тоту һәм аучылык базалары, шулай ук кирәкле инфраструктурасы булган(кунак йортлары, кафе, кибет һ. б.) эко-туристик парк барлыкка киләчәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Балык Бистәсе районының, аның уникаль табигать байлыклары белән, туристларга да, республика халкына да тәкъдим итәрлек әйберләре бик күп. Хайваннар белән очрашудан соң, аларның табигый мохитендә алган тәэсирләре белән уртаклашып, боланнар фермасы - районның уникаль үзенчәлеге, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, мондый проектлар кыргый табигатьне саклауга, авыл территорияләрен үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.
Балык Бистәсе районы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты инициативасы белән, республиканың муниципаль берәмлекләре һәм туроператорлары катнашында эшләнгән «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дип аталган туристлык программасына керә.
«Эко-туризм-кирәкле юнәлеш. Республика халкы өчен бу-гаилә белән ял итү, республиканың уникаль матурлыгы һәм табигый төрлелеге белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.