2020 елда җирәбә салуга тапшырылган гаризаларны тикшерү тәмамланды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, 2020-2021 елларда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табуга рөхсәт алу хокукына җирәбәдә катнашу өчен кергән гаризаларны эшкәртүне тәмамлады.
Комитетка барлыгы 7810 гариза бирелде, шуларның 6621е җирәбә салуда катнашуга кабул ителде.
Кабул ителгән һәм кире кагылган гаризалар исемлеге белән Комитет сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин https://ojm.tatarstan.ru/spisok-zayaviteley-na-zherebevku-2020.htm.
Коронавирус инфекциясе кабыну сәбәпле, эпидемиологик хәлнең начар булуына  бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә  короновирус инфекциясенең таралуын кисәтү һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау максатларында, Комитет тарафыннан  җирәбә салуны онлайн-чара форматында үткәрү турында карар кабул ителде.
Чараның трансляциясе реаль  вакыт режимында 2020 елның 19 августында 14: 00 сәгатьтә YouTube мәйданчыгында оештырылачак. Барлык теләүчеләр дә җирәбә салу көнендә, өстәмә программалар һәм җиһазлар урнаштырмыйча, үз браузерлары аша, Комитетның рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru  урнаштырылган сылтама буенча трансляциягә кушыла ала.
Җирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләре кергән Комиссия тарафыннан ачыктан-ачык үткәреләчәк. Җирәбә салуны үткәрү залы, 1,5 метр социаль дистанцияне үтәү турында Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, чарада катнашырга теләгән кешеләрне сыйдырырга мөмкинлек бирми.
Шуның белән бәйле рәвештә, җирәбә салу процедурасын дистанцион режимда күзәтүегезне сорыйбыз.
Аңлавыгыз өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International